Новосибирскида узачак Өлкә мәдәнияте көнендә Татар мәдәният үзәге дә катнаша

Новосибирскида узачак Өлкә мәдәнияте көнендә Татар мәдәният үзәге дә катнаша

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Фоат Уразаев). 4 июньдә Новосибирски каласында Өлкә мәдәнияте көне үткәрелә. Өлкәнең башка милли оешмалары белән бергә, бу көнне үткәреләчәк чараларда Татар мәдәният үзәге дә актив катнашырга җыена.

Билгеле булганча, Новосибирски өлкәсендә бүген 30 мең чамасы татар яши. Шуңа күрә өлкә мәдәниятендә татар мәдәниятенең дә өлеше шактый, һәм ул Өлкә мәдәнияте көне кысаларында узачак чараларда да тамашачыларга мөмкин кадәр тулы тәкъдим ителергә тиеш.

Бүгенге көндә өлкәнең Татар мәдәният үзәге каршында милләттәшләребез өчен төрле юнәлештәге 15 клуб һәм күп кенә түгәрәкләр эшләп килә. Шәһәрдә үткәрелә торган бер генә мәдәни чара яки спорт бәйгесе дә алар катнашыннан башка узмый диярлек. Шуңа күрә милләттәшләребез әлеге чарада да бик теләп катнашырга җыена.

Өлкә мәдәнияте көне шәһәрнең Ленин йорты янындагы мәйданда ачылачак. Бәйрәмгә җыелган халык шуннан соң җәяүләп Үзәк ял паркына юл тотачак һәм бәйрәмне шунда дәвам итәчәк. Ял паркында төрле уеннар һәм бәйгеләр оештыру да планлаштырыла. Әлбәттә, бу бәйрәмдә җыр-биюгә һәм өлкәдә яшәүче төрле милләт вәкилләренең үзешчән сәнгать төркемнәре чыгышларына да зур урын бирелер дип көтелә.