Казанда төрекмән рәссамнары һәм келәм туку осталары әсәрләреннән төзелгән күргәзмә үтәчәк

Казанда төрекмән рәссамнары һәм келәм туку осталары әсәрләреннән төзелгән күргәзмә үтәчәк

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). 3-7 июньдә Казанның Халыклар дуслыгы йортында Төрекмәнстан рәссамнары һәм келәм туку сәнгате осталары әсәрләреннән төзелгән күргәзмә үтәчәк. Казанның 1000 еллыгына багышлап үткәреләчәк күргәзмәне Татарстан Республикасында Вепа Атагельди улы Нурсахатов җитәкчелегендә эшләп килгән төрекмән милли-мәдәни мохтәрияте Татарстан Республикасының милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе һәм Казан шәһәренең Милләтләр эшләре буенча бүлеге ярдәме белән оештырган.

Күргәзмә 3 июньдә Казанның Халыклар дуслыгы йортында тантаналы рәвештә ачылачак. Анда җиде төрекмән рәссамының 40тан артык картинасы куелачак. Шулардан өч рәссам – Вепагули Амансахедов, Сельджук Ярмамедов һәм Алан Мөхәммәтов күргәзмә эшендә дә катнашыр дип көтелә. Милли бизәкләр белән бизәлгән төрекмән келәмнәрен Мөхәммәт Нарлыев тәкъдим итә.

Казанлылар арасында тугандаш төрекмән халкының Милли сәнгать казанышлары белән кызыксынучылар һәм якыннан танышырга теләүчеләр бик күп булачак дигән фаразлар бар.