“Сәйяр” I шәһәр фестивале гран-приен “Сәләт” театр төркеме яулады

Фестиваль Казан мәктәп театр коллективлары арасында уздырылды

 (Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә “Сәйяр” I шәһәр мәктәп театрлары фестиваленең финал өлеше булды. Гран-при һәм төп бүләк − фотоаппаратны Казанның Идел буе районы 19 нчы гимназиясенең “Сәләт” театр төркеме яулады.

ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев фестивальне бик югары бәяләде. “Бу татар дөньясында моңарчы күренмәгән вакыйга. Театр элгечтән башлана дигән гыйбарә бар, ә мин аны бераз үзгәртеп, театр мәктәптән башлана дияр идем. Спектакльләрдә уйнаган балаларның гына түгел, аларны тамаша кылырга килгән әти-әниләренең дә, якыннарынң да, алар аралашкан дусларының да театрга мөнәбәте үзгәрә, - диде ул. – Татар милләте, татар халкы хакында уйлыйбыз икән, татар театры турында да уйларга кирәк”.

Фестивальне оештыручыларның берсе булган “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары баш мөхәррире Зиннур Хөснияр сүзләренчә, әлеге фестивальдә 700 дән күбрәк бала катнашкан, шуларның 38 е татар милләтеннән булмаган рус, чуваш, мари, төрек, яһүд һ.б. милләт балалары да бар.

Финал өлешендә катнашкан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та бу фактны уңай бәяләде. “Татарлар һәм Татарстан һәр өлкәдә дә үрнәк күрсәтә, бу эш тә дәвамлы булсын иде һәм татар театр коллективларына мәктәпләребездә ана телләрендә белем алучы рус, мари, чуваш һ.б. милләт балалары да ияреп, фестиваль тагын да үссен”, - дигән теләген җиткерде.

Фестивальнең финал өлешен Совет районы 171 нче мәктәмнең “Балачак” студиясе (сәнгать җитәкчеләре − Фердинанд Хафиз) ачып җибәрде. Тамашачыларга алар Зәки Зәйнуллинның “Кырык бернең арбалы хатыннары” әсәреннән өзек күрсәтте. Бөек Ватан сугышы темасы Вахитов районы 1 нче гимназиясенең “Умырзая” (җитәкчеләре − Эльмира Хөснетдинова, Жеранина Катарина) театр коллективының Әмирхан Еники язган “Мәк чәчәге” композициясендә дә чагылды. Авиатөзелеш районының 33 нче мәктәбендәге “Өмет” театр студиясендә (җитәкчеләре − Рәсүлә Шакирова, Гөлназ Сабирова) шөгыльләнүче укучылар сәхнәләштергән Аяз Гыйләҗевның “Тәрәзәләр”ендә, Яңа Савин районының 155 нче мәктәбендә оештырылган “Алкыш” (җитәкчеләре − Хәлимә Төхвәтуллина, Газиз Мөхәммәтшин) театр коллективының “Ир язмышы — ирләр иңендә” музыкаль композияциясе дә фашизмга каршы көрәш, Бөек Ватан сугышы, каһарманнарны данлау һәм хөрмәтләү, ятимлек кебек темаларны күтәргән иде. “Алкыш”лылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны тамаша залында утыручылар белән бергә, бер минутлык тынлык белән искә алды.

Киров районы 3нче гимназиясенең “Нур” театр коллективы (җитәкчеләре − Илсөяр Хәмидуллина, Йолдыз Ибраһимова, Гөлсинә Садыйкова) Әмирхан Еникинең “Бер генә сәгатькә” әсәре буенча куелган өзекне жюри хозурына тапшырды. Мәскәү районы 12 нче гимназия укучылары шөгыльләнүче “Хәят” театр коллективы сәнгать җитәкчеләре Гөлнур Нәсыйбуллина иҗат иткән “Балачактан — үлемгә” композициясе Ленинград блокадасы, анда һәлак булган балаларга багышланган иде. Совет районы 20 нче гимназиясенең “Тәүге адымнар” (җитәкчеләре − Гөлназ Галиева) театр коллективында шөгыльләнүче 2 нче сыйныф укучылары шулай ук сәнгать җитәкчеләре тарафыннан язылган “Зәйнәп әби хатирәләре” инсценировкасын күрсәтте.

Төп бүләкне яулаучы “Сәләт” театр коллективы (җитәкчеләре − Линиза Гыйззәтуллина, Ләйлә Хәбибуллина, Чулпан Зиннәтуллина) Абдулла Алиш әсәре буенча куелган “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” әкиятен күрсәтеп, барысын да таң калдырды.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Һидиятов: “Мәктәпнең төп бурычы — белем һәм тәрбия бирү. Тәрбия — милләтебезнең киләчәген, элитасын формалаштыруда төп рольне уйный. Тәрбия чаралары, сәхнә, үзара аралашу, формаль булмаган белем бирү чаралары ярдәмендә генә балаларны үзара берләштерәбез һәм татар теленә мәхәббәт тәрбиялибез”, - диде һәм фестивальнең шәһәр күләмендә беренче тапкыр уздырылуын ассызыклады.

Искәртеп үтәбез: мәктәп театр коллективалары арасында фестиваль беренче тапкыр моннан 3 ел элек уздырылган. Ул чагында иҗади бәйге Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары мәктәп коллективлары арасында гына булды һәм Туфан Миңуллинга багышланган иде. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, “Татмедиа” АҖ, ТР Халыклар дуслыгы йорты, “Гармония” гаилә үзәге, ТР Театр әһелләре берлеге, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Бөтенроссия татар гаиләсе фонды ярдәме белән ул быел шәһәр күләмендә үткәрелә.

Катнашучыларга Разил Вәлиев, Зиннур Хөснияр, Ирек Шәрипов, Илнар Һидиятовтан тыш, Бөтенроссия татар гаиләсе фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, 18 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Бакиров, артист Зөфәр Харисов, язучы Нәбирә Гыйматдинова, драматург, режиссер Илгиз Зәйниев, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов бәя бирде.

Фестивальдә катнашкан тагын 18 коллектив “Халыклар дуслыгы” номинациясендә җиңеп чыгып, аларга дипломнар тапшырылды. Шулай ук тагын 6 мәктәп театр коллективлары “Ачыш”, “Уңыш”, “Бердәмлек”, “Туган тел варислары”, “Театрга мәхәббәт”, “Өметле киләчәк” номинацияләрендә бүләкләнде. “Мәк чәчәге” композициясендә төп рольне башкарган Аделина Гафурова “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңеп чыкты. “Иң уңышлы копозиция” номинациясендә “Алкыш” театр коллективына тиңнәр табылмады.