Казанда Көлке көне билгеләп ителәчәк

Чарага “Чаян” сатирик журналы редакциясе хезмәткәрләре чакырылган

 (Казан, 31 март ,“Татар-информ”). 1 апрель көнне сәгать 2 дә Казанның Иске Татар бистәсендә “Елмаюың белән уртаклаш!” (“Поделись улыбкою своей!”) бәйрәм тамашасы була.

Кабан күле буенда Ш.Мәрҗани урамы, 8 нче йорт адресы буенча узачак чарага “Чаян” сатирик журналы редакциясе хезмәткәрләре чакырылган. Алар бәйрәмгә килүчеләргә мастер-класслар, карикатурачыларның эшләреннән төзелгән күргәзмә һәм рәссамнарның шаржларын тәкъдим итәргә ниятли. “Елмаюың белән уртаклаш!”ка килүчеләрне бүләкләр, уен-көлке, “Татар утары” аниматорларыннан күңелле бәйрәм тамашасы көтә. Шулай ук “Елмаеп яшәүче Казан” дип аталучы шарларны һавага очыру чарасында катнашу мөмкинлеге дә булачак, диелә Казан мэриясе сайтында.