«Мәгариф» нәшриятында Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте хакында сөйләүче китап дөнья күрде

«Мәгариф» нәшриятында Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте хакында сөйләүче китап дөнья күрде

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Казанның «Мәгариф» нәшриятында Людмила Харисованың «Культура народов Татарстана» («Татарстан халыклары мәдәнияте») дигән китабы басылып чыкты. Әлеге җыентык V-IX сыйныф укучылары өчен «Татарстан халыклары мәдәнияте» эксперименталь программасына туры китереп төзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Мәгариф» нәшрияты хезмәткәре Фәридә Борһанова хәбәр итте.

Китап үз эченә кереш өлешне, 15 бүлекне һәм кулланылган әдәбият исемлеген берләштерә, диде ул. Җыентыкта Татарстанда яшәүче халыкларның борын-борыннан килгән традицияләре, милли бәйрәмнәре, декоратив-гамәли, рәсем сәнгате, архитектурасы, тоткан диннәре, күренекле шәхесләре, галимнәре, мәгърифәтчелек тарихы, музыка һәм театр сәнгате, халык авыз иҗаты, милли киемнәре турында бай материал тупланган. Ул Людмила Харисованың кереш сүзе белән ачылып китә. «Үзенең ерак үткәне, милли тамырларыннан хәбәрдар булмаган кеше башка халыкларның традицияләрен дә тулы күләмдә танып белә алмый», - дип яза автор. 5 мең данә тираж белән дөнья күргән китапны рәссам Лилия Золондинова бизәгән.