Зәйнәп белән Зөфәр – Ульяновскида

Зәйнәп белән Зөфәр – Ульяновскида

(Ульяновски, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновскиның “Яшьләрнең ял һәм мәдәни үзәге” исемен йөртүче мәдәният сараенда Зәйнәп Фәхретдинова һәм Зөфәр Билалов халыкка яңа программа тәкъдим итте. Күптән килгәннәре юк иде – халык аларны сагынган, күрәсең, чөнки 1100 кеше сыя торган тамаша залы тулы иде. Кунаклар да халыкның өметен тулаем аклады. Чөнки программа гел яңа җырлардан төзелгән һәм алар милли моң белән сугарылган җырлар. Моңа, әлбәттә, җырчыларның мелизмга бай чын милли тавышы да ярдәм иткәндер. Зөфәр Билалов үзе язган җырлар да шул ук юнәлештә. Мәсәлән, “Әти белән әни” җыры озын-озак алкышларга күмелгәч, аның соңыннан: “Бу җырны сез дә ошаттыгыз, ахрысы” дигән сүзләре тагын да зур алкышларга сәбәп булды.

Зәйнәп ханымның чегән һәм рус көйләренә “И дусларым, дусларым” кебек татарча такмаклары да бик җылы кабул ителде.

Тамашачыны нык җанландырып алган тагын бер мизгел - Зөфәр белән Зәйнәп сүрәте төшкән плакатны аукцион формасында сату. Беренчел бәясе 5 сумнан башланган иде – соңгы сатып алучы аны 1000 сумга җиткерде. Һәм уен-көлке аша барган сату-алу барышы халыкның күңелен шактый күтәрде. Һәрхәлдә, бу чара концертны төрлеләндерде дип әйтерлек.