Милли музейда Урта Азия тарихы буенча уникаль чыганаклар тәкъдим ителә

Милли музейда Урта Азия тарихы буенча уникаль чыганаклар тәкъдим ителә

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Рәхимова). 1 февраль көнне ТР Милли музеенда узачак «түгәрәк өстәл» кысаларында Ташкентның мәдәният институты профессоры Марат Рәхмәтуллаев Урта Азия тарихы һәм мәдәнияте буенча мультимедиа энциклопедияләре сериясен тәкъдим итәчәк. Алар арасында «Урта Азия манускриптлары», «Әл Бохари һәм Әл Харәзми», «Әмир Тимер. Дәүләт. Ренессанс. Шәхес» һәм башкалар бар.

Моннан тыш, «түгәрәк өстәл»дә фәнни-мәгариф мәгълүмат ресурслары – виртуаль китапханәләр, электрон каталоглар, мультимедиа кушымталары төзү турында сүз барачак.