Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүче танылган шәхесләргә Татарстан Хөкүмәте грантлары тапшырылды

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә булышлык күрсәтү максатыннан бирелә торган грантларны тапшыру тантанасы узды

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген ТР Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә булышлык күрсәтү максатыннан бирелә торган грантларны тапшыру тантанасы узды. Анда ТР Вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнашты.
“Быел республика Хөкүмәте грантларына конкурс икенче тапкыр узды. Узган ел белән чагыштырганда, бәйгедә катнашучылар саны да күбрәк иде: 39 шәһәр һәм районыннан, дәүләт мәдәният һәм сәнгать учреждениеләреннән 170 заявка бирелгән иде. Бу мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүче шәхесләрнең конкурста катнашу теләге зур булуы турында сөйли”, - диде Зилә Вәлиева.
Конкурс 4 номинация буенча үткәрелде. 30-100 мең сум күләмендәге грантлар “Иң яхшы җитәкче”, “Профессионал”, “Терәк булучы” һәм “Перспектива” номинацияләрендә җиңүчеләргә бирелде.
Бәйгедә 19 районыннан 53 кеше җиңү яулады. Алар арасында 13 - театр-тамаша учреждениеләре, 15 - мәгариф учреждениеләре, 7 - мәдәни-ял итү учреждениеләре, 7 - музей, 6 - китапханә, 4 - муниципаль мәдәният идарәләре, 1 кино учреждениесе хезмәткәре грант алуга лаек дип табылды. Алар арасында Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы директоры Рафаил Мәхмүтов, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, Казан дәүләт циркы директоры Дамир Шәрифуллин, “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Рәсим Ильясов, ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов һәм башка танылган шәхесләр бар.