15-16 гыйнварда Казанда күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһановны искә алырлар

15 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында татар композиторы Нәҗип Җиһанов тууына 100 ел тулуга багышланган Гыйльми Совет утырышы узачак

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). 15 гыйнварда 13 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында татар композиторы һәм Россия, Татарстанның җәмәгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры профессор Нәҗип Җиһанов тууына 100 ел тулуга багышланган Гыйльми Совет утырышы узачак.
Чарада ТР Вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева, консерватория, урта махсус музыка мәктәбе, Казан музыка көллияте, Татар дәүләт гуманитар-педагогика һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетларының музыка факультетлары мөгаллимнәре һәм шәкертләре, ТР Композиторлар берлеге вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать өлкәләре ветераннары, музыка сөючеләр катнашачак.
Совет утырышына Нәҗип Җиһановның туганнары, Казахстанның Җаек шәһәреннән вәкилләр киләчәк дип көтелә.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында ТР Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясаячак.
16 гыйнварда исә концерт залында “Мин дөнья якты булсын өчен җырлыйм” исемле әдәби-музыкаль спектакль узачак. Чара Нәҗип Җиһанов юбилее уңаеннан оештырылачак. Спектакльдә Нәҗип Җиһановның фортепиано, камера-инструменталь һәм вокаль музыка әсәрләре, “Алтынчәч” һәм “Җәлил” операларыннан өзекләр яңгыраячак. Кичәдә Россия халык артисты профессор Рубин Абдуллин, Татарстанның халык артисты Марат Сираҗетдинов, ТР халык артисты Михаил Меркушин, Казан дәүләт консерваториясе укытучылары һәм шәкертләре, Казан музыка мәктәпләре укучылары, Югары Ослан районыннан малайлар капелласы чыгыш ясаячак.
Проектның авторы – Нәҗип Җиһанов музее-фатиры мөдире, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Яковлева; сценарий авторы - музейның баш фәнни хезмәткәре, ТР атказанган артисты Лилия Аппакова.