Удмуртиядә татар яшьләренең «Йолдыз юлы» дигән җыр һәм бию фестивале үтте

Удмуртиядә татар яшьләренең «Йолдыз юлы» дигән җыр һәм бию фестивале үтте

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Ижевскиның филармония бинасында Удмуртия җирлегендә яшәүче татар яшьләренең «Йолдыз юлы» исемле җыр һәм бию фестивале үтте. Фестиваль ел саен «Иман» татар яшьләре тарафыннан гына үткәрелеп килгән булса, быел җаваплылыкны Ирек Шәрипов җитәкләгән Удмуртия татар милли-мәдәни мохтәрияте дә үз өстенә алды. Монда җыелган яшьләр - республикада талантлы яшьләрнең бик күплегенә тагын бер кат инандырды.

Республиканың татарлар күпләп яшәгән Сарапул, Ижау, Можга, Балезино, Кияс, Завьялово төбәкләреннән яшьләр аеруча күп булды. Бәйге буласы турында хәбәр ителгәч тә, республика районнары мәдәният йортларыннан яшьләр белән тәҗрибәле белгечләр шөгыльләнгән булса кирәк, чөнки фестивальгә килгән яшьләрнең шактый әзерлекле булулары күзгә ташланган. Шулай булгач, жюри әгъзаларыннан хореография юнәлешен бәяләүче - «Гүзәл» халык җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Галина Хисапова, вокал буенча – Удмуртия дәүләт филармониясенең халык оркестрының сәнгать җитәкчесе Алексей Захаров, Опера һәм балет театрының хор артисты Рөстәм Касыймов һәм жюри рәисе – Ижауның 2 санлы музыка мәктәбенең баян укытучысы Фирдәвес Мортазинга 50 башкаручы арасыннан җиңүчеләрне билгеләү дә бик җиңел булмагандыр.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча вокал-соло номинациясендә 14-18 яшьлекләр арасында беренче дәрәҗә лауреат исеменә Завьялово кызы Алисә Гарифуллина, П дәрәҗә - Можгадан Суфия Закирова, Ш - Сарапулдан Ленар Тимуршин лаек булдылар. 19-27 яшьлекләр арасында Ижаудан Лариса Гайнетдинова һәм Энҗе Әхмәтҗанова, Балезиноның Кистем авылыннан Люция Касыймова 1—Ш урыннарга чыктылар. Хореография юнәлеше буенча Завьяловодан «Чәйгә чакыру» биюе 1, Сарапулдан Айнә Арсланова П дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар.

Моннан тыш, вокал ансамбльләре арасында апалы-сеңелле Энҗе Әхмәтҗанова һәм Ләйсән Зарипова беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Икенче дәрәҗә лауреат исемен Кистем егетләренең «Буйдаклар» җыры алды. Ә сәхнәгә беренче тапкыр аяк баскан Сарапулның «Яшьлек» ансамбле солистлары Раил һәм Ильнар Касыймовлар фестивальнең Гран-приен яуладылар.

Фестиваль тәмамлангач жюри әгъзалары: татар яшьләре арасында талантлы, сәләтле яшьләр күп, тик алар белән шөгыльләнүче музыка белгечләре юк. Шуңа күрә дә, музыкаль белеме булган милләттәшләребезгә вакытларын кызганмыйча, белемнәрен бушка сарыф итмичә, яшьләрне үстерү, туплау, берләштерү юнәлешендә эшләргә генә кирәк, дигән фикергә килгән.