news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районының Комлы Кавал авылында яшәүче үз гаражында музей ачкан

Бүген музейда 760тан артык төрле экспонат бар.

Лаеш районының Комлы Кавал авылында яшәүче үз гаражында музей ачкан
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Лаеш районының Комлы Кавал авылында яшәүче Равил Камалов үз гаражында музей ачкан. Ул Әлки районының Карамалы авылында туып-үскән. Хәзер ул авылдашларын үзе оештырган музейга чакыра.

«Олыгая барган саен яшь вакытлар, ул еллардагы авыл тормышы, шәһәр халкының яшәү рәвешләре ешрак искә төшә икән. Төгәл әйтүе кыен, бәлки, шул этәргеч булгандыр, мин элеккеге заманнардагы көнкүреш әйберләрен туплый башладым.  2018 елның 9 май көнендә гараж белән берләштерелгән бинада музей ачып җибәрдем. Анда Җиңү бәйрәменә багышланган митингтан чыккан авыл кешеләре, дуслар, танышлар катнашты», — диде ул. 

Экспонатлар — совет чоры әйберләре. Музей хуҗасы әлеге чорда яшәгәннәрне үткәннәргә алып кайту, ә хәзерге заман балаларына ул чакта кешеләр ничек гомер итүен аңлатуны, күрсәтүне максат итеп куйган. Балалар әби-бабаларының, әти-әниләренең ничек яшәвен белергә тиешләр.

Музейдан кеше өзелми — мәктәп балалары килә, авыл халкы, кунаклар яратып йөри. Музейны караганнан соң, аларның күбесе ул заманнан калган әйберләрен тәкъдим итәләр. Һәрберсенең теләге — музейны баету, эчтәлеген киңәйтергә тырышу.

Мисал өчен, шундыйлардан моннан йөз илле еллардан да элегрәк ясалган җиз самавыр, тегү машинасы, ювелирлар куллана торган тәлинкәле үлчәү, шахтер лампалары — барысы да Германиядә җитештерелгән, «Буран», «Урал» дигән тузан суырткычлар, Арча районы Пошалым авылыннан бер сәүдәгәрнең стена сәгате, шул ук районнан Мәтәскә авылыннан чабагач, киле, Әгерҗе районы Көчек авылыннан йон эрли торган станок һ.б. китергәннәр.

Төньяк хәрби-диңгез флотының вице-адмиралы үзе музейга килеп бүләк иткән әйберләр арасында Россиянең иң яңа су асты көймәсенең моделе дә бар. Олы кешеләрнең игътибарын социалистик хезмәттә алдынгы урын алган коллективларга бирелә торган вымпеллар, флаглар җәлеп итә.

Музейга килүчеләр бигрәк тә банкларда таушалган акчаларны, сувенир итеп чыгарыла торган, ваклап матур иттереп төрелгән, биш миллион һәм биш йөз меңлек акчаларны кызыксынып карыйлар. Дөрес, туган авылымның өч кешесе бүләк итеп берничә әйбер тапшырды. Алар музейда билгеле бер урын алып торалар һәм кем тарафыннан тапшырылганы да язып куелган. Бүген музейда 760 тан артык төрле экспонат бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100