news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Болгар радиосы» премиясен тапшыру тантанасын караучылар арасында iPhone уйнатылачак

«Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 11 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында, интернет киңлекләрендә карап һәм «Болгар радиосы» дулкынында тыңлап булачак.

«Болгар радиосы» премиясен тапшыру тантанасын караучылар арасында iPhone уйнатылачак

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә «Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Концертны тамашачылар «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында, интернет киңлекләрендә карый һәм «Болгар радиосы» дулкынында тыңлый алачак.

Быел «Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясендә 30га якын номинация көтелә. Елдагыча, артистлар «Тамашачы сайлавы», «Иң моңлы җырчы», «Гаилә дуэты», «Иң креатив дуэт», «Иң лирик җырчы» һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә радионың матбугат хезмәте.

Ел саен премиядә «Татар эстрадасы легендасы» дигән номинация тапшырыла. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов, Мәсгут Имашев лаек булган иде.

Быел да Милли музыкаль премия барышында узган елдагы кебек үк IPHONE уйнатылачак. Ноябрь башыннан ай дәвамында радиотыңлаучылардан 5522 номерына МИЛЛИ сүзе белән СМС хәбәрләр кабул ителә.

Җиңүченең телефон номеры очраклы рәвештә билгеләнә. Бәхет елмайган номер иясенә элемтәдә булуы һәм концертны каравы мөһим, чөнки премия алып баручылары турыдан-туры трансляция барышында әлеге номерга шалтыратып, концертка бәйле бер сорау бирәчәк. Абонент телефонын алмаган очракта, җиңүчене яңадан сайлау каралган.

«Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 11 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында, интернет киңлекләрендә карап һәм «Болгар радиосы» дулкынында тыңлап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100