Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә театры фестивальгә күрше Марий Эл Республикасына китте
Йошкар-Олада 20 ноябрьдән «Дуслык күпере» дип аталган 18 халыкара рус милли республикалары театрлары фестивале уза.
(Бөгелмә, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә театры фестивальгә күрше Марий Эл Республикасына китте. Йошкар-Олада 20 ноябрьдән «Дуслык күпере» дип аталган 18 халыкара рус милли республикалары театрлары фестивале уза. Бөгелмә театры конкурс программасын ябучыларның берсе булачак.
Бу юлы бөгелмәлеләрне «Ходай велосипедта йөри» дигән яшүсмерләр бунтын күрсәтү өчен алып баралар. Анда И.Васькова һәм Д.Уткинаның хәзерге заман драматурглары пьесасы буенча куелган спектакль тәкъдим ителәчәк. Ул пьеса яшүсмерләрнең ата-аналары һәм үзара мөнәсәбәтләргә багышланган. Бөтен кимчелекләре һәм өстенлекләре белән Сине аңлар һәм кабул итәр кешене табуның мөһимлеге турындагы сорауга җавап бирәчәкләр.
Бөгелмәлеләр спектакльне 30 ноябрьдә Г.Константинов исемендәге Академия рус театры сәхнәсендә күрсәтәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу фестивальдә Татарстанны берьюлы өч театр — Бөгелмә, Казанның «Сдвиг» һәм Чаллы «мастеровые» артистлары тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз