Казан консерваториясе студентларының Европа туры

Яшь музыкантлар Германиядә һәи Италиядә барлыгы биш концерт биргәннәр.

 (Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ). Казан консерваториясе симфоник оркестры һәм студентлар хоры Европа илләре буйлап гастрольләрдән кайтты дип хәбәр итә консерваториянең матбугат хезмәте.
Яшь музыкантлар Германиядә һәи Италиядә (Саарлуи, Ойсерталь, Шпайер, Рим) барлыгы биш концерт биргәннәр. Концертлар зур уңыш белән узган һәм Европа матбугатында актив яртыртылган. Концертларны Казан консерваториясе PalatinaKlassikи немец музыкаль җәмәгатьчелеге һәм La Fondazione Pro Musica e Arte Sacra итальян фонды белән берлектә оештырган.