news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры тамашачылар өчен психолог Зөлфия Максутова белән очрашу үткәрде

«Әкият-BELEM» проекты кысаларында өч форматтагы лекция-очрашулар планлаштырылган.

«Әкият» курчак театры тамашачылар өчен психолог Зөлфия Максутова белән очрашу үткәрде
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Психолог Зөлфия Максутова баланың психологик тибын өйрәнмичә, аның холкын үзеңә яраклаштырып җимерергә ярамый дип киңәш бирә. Бу турыда ул «Әкият-BELEM» проекты кысаларында тамашачылар белән очрашуда әйтте. «Әкият» татар дәүләт курчак театры үзенең белем бирү проектын лекция форматында оештырды.

Билгеле психолог, тренинглар остасы Зөлфия Максутова шәхеснең 16 психологик типка бүленүен искәртеп, лекция вакытында дүрт төп типны тасвирлады. Болар — менталь, интуитив, хисчән һәм статуслы типлар.

Психолог һәр типка караган билгеле шәхесләрдән мисаллар китерде. Бала тәрбияләгәндә аның нинди психологик типка каравын истә тотарга кирәк булуын ассызыклады. Зөлфия Максутова тамашачыларның сорауларына җавап бирде

«Әкият-BELEM» проекты кысаларында өч форматтагы лекция-очрашулар планлаштырылган. Лекцияләргә һәм презентацияләргә онлайн язылырга мөмкин.


Галерея: Әкият-ВELEM проекты кысаларында психолог Зөлфия Максутова лекциясе

Проект кысаларында Фәйрүзә Мөслимованың «Татарча Әлифба» китабы һәм Борис Вайнерның «Алмазная гора» әкият китабы презентацияләре үтте. Проект барышында милли әдәбиятка игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән утызга якын очрашу үткәрү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100