news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры «Сагынырсызмы?» премьерасына чакыра

Театр тамашачыларына «Без сезне сагынабыз!» — дип мөрәҗәгать итә.

Камал театры «Сагынырсызмы?» премьерасына чакыра
Рамил Гали

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Камал театрында «Сагынырсызмы?» спектакленең премьерасы була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакль 6, 7 һәм 8 ноябрьдә күрсәтеләчәк.

«Вакыт чаба. Премьерага нибары 1 атна вакыт калган икән бит. Искиткеч спектакль, сез яраткан артистлар — «Сагынырсызмы?..» премьерасында. Билетлар алып калырга ашыгыгыз. Без сезне сагынабыз!» — диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100