news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында Чувашстан халык шагыйренең йорт-музеен ясыйлар

Биредә шагыйрьнең китаплары, шәхси әйберләре, гомумән, аның белән бәйле экспонатлар урын алачак.

Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында Чувашстан халык шагыйренең йорт-музеен ясыйлар
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 30 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында Чувашстан халык шагыйре Порфирий Афанасьевның йорт-музеен ясыйлар. Шагыйрнең төп нигезендә эшләр башланган инде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яңа Элмәле авылында яшәүчеләр шагыйрь туып үскән йортны үзгәртеп музей ясарга булган. Биредә эшләр грант акчасы хисабына башкарыла.

Яңа Элмәле авыл җирлеге башкарма комитеты Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бәйгедә катнашып, мәдәни-этнографик музей комплексы зонасын саклау һәм төзекләндерү өчен бер миллион сумнан күбрәк күләмдә грант откан.

Иң беренче эш итеп, төзүчеләр Афанасьевлар нигезендәге йортның түбәсен төзәтеп, төсле калай белән япканнар. Йорт эчтән дә, тыштан да тулысынча яңартылачак.

Билгеле, биредә шагыйрьнең китаплары, шәхси әйберләре, гомумән, аның белән бәйле экспонатлар урын алачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100