Марсель Сәлимҗановның туган көнендә театр әһелләренә аның исемендәге премияләр тапшырыла

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияне тапшыру тантанасы Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле премьерасы алдыннан узачак.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). 7 ноябрьдә Г.Камал театрында Нәкый Исәнбәтнең Илгиз Зәйниев куелышындагы "Миркәй белән Айсылу" спектакле премьерасы алдыннан Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика театр сәнгате премияләре тапшырыла. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика театр сәнгате премиясе Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды. Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә ике елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм мактау дипломы тапшырыла.

2015 елда әлеге премия лауреаты исеменә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Мәрдәнов, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев лаек булды. Конкурс комиссиясенә Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керә. Комиссиянең рәисе - Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.