Әлмәт театры реалити-шоу чыгара

Спектакль “Россиянең кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куела.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар драматургы һәм режиссеры Илгиз Зәйниев Әлмәт театрында реалити-шоу чыгара. “Хыял йорты” спектакленең пьесасын да ул үзе язган. “Илгиз килеп эшне башлап җибәрде инде. Спектакльдә бары тик яшь артистлар гына катнаша. Ике составта уналты артист уйнаячак”, - ди “Татар-информ”га Әлмәт татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева.

Сюжет буенча, Салават исемле егет урман эчендәге йортта реалити-шоу оештырып, кайчандыр бер-берсен ошатып йөреп, юллары аерылган парларны кавыштыра.

Спектакль “Россиянең кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куела. Проект планы буенча спектакльнең премьерасы 12 декабрьгә тәгаенләнгән.

Мәгълүмат өчен. Татарстан театрлары “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән тормышка ашырылган “Россиянең кече шәһәр театрлары” федераль проектында катнаша. Проект кысаларында халкы 300 меңнән артмаган шәһәр театрларына федераль бюджеттан 24 миллион сумнан артык, республика бюджетыннан 2 миллион 700 мең сум бүлеп бирелде. Әлеге проектка халкы 300 мең сумнан артык булган Чаллы татар дәүләт драма театры һәм авыл җирлегендә урнашкан Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры катнаша алмады. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры белән Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән.