“Әлиф” спектакле тамашачыларның “Туган тел”не җырлавы белән тәмамланды

Кичә спектакль Өйрәнчек театрында соңгы тапкыр күрсәтелде.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә “Әлиф” спектакле Казанның Өйрәнчек театрында тамашачыларның бердәм “Туган тел” җырлавы белән тәмамланды. “Зал шыгрым тулы иде, хәтта баскычларда да урын юк. Соңыннан халык бик озак алкышлады һәм җырлады” - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесе Рамил Галиев. Ул “Әлиф” хореографик спектакленең “комлы” вариантын төшерү өчен театрга махсус килгән иде.

Мәгълүмат өчен. Спектакльнең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәк имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.

Искәртеп узабыз, 20 сентябрь көнне Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә “Әлиф” хореографик спектакленең премьерасы узган иде. Ул техник сәбәпләр аркасында идәнгә ком җәелмичә генә күрсәтелде. Спектакль җәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудырды. Күп санлы сораулар буенча спектакль октябрь аенда өч тапкыр Профсоюзная урамы 19 йорт адресы буенча Казан театр училищесының Өйрәнчек театрында күрсәтелде. Бу “Әлиф” хореографик спектакленең “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясенә тәкъдим ителәчәге белән дә бәйле. Тамашачы белән бергә спектакльне “Алтын битлек” экспертлары да карады.

Кичә спектакль Өйрәнчек театрында соңгы тапкыр күрсәтелде. Залда тамашачы арасында яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, сәясәт фәннәре кандидаты, журналист Илшат Сәетов, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова һәм башкалар бар иде.