Азнакай районында "Төп йорт" фестиваленең соңгы зональ туры узды

25 ноябрьдә Питрәч район үзәгендә фестиваль-конкурсның җиңүчеләре билгеләнәчәк.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 28 октябрь көнне Азнакай шәһәренең мәдәният йортында "Төп йорт" гаилә ансамбльләре фестиваль-конкурсының 5 (соңгы) зональ туры үткәрелде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, фольклорчы галим, “Төп йорт” проектының жюри рәисе Эльвира Каюмова хәбәр итте.

 Азнакай шәһәренең мәдәният йортына Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Ютазы һәм Азнакай районыннан сәләтле гаиләләр җыелды.

“Башка зоналарга караганда биредә катнашучылар азрак иде, - диде Эльмира Каюмова. - Әмма алар арасында бик кызыклы һәм уңышлы чыгышлар булды. Гомумән алганда, быел "Төп йорт" фестивалендә барлыгы 70 тирәсе гаилә ансамбльләре катнашты. Шуларның иң-иңнәре, жюри сайлаганнан соң, 25 ноябрьдә Питрәч районында узачак йомгаклау чарасына чакырылачак. Шунда җиңүчеләр билгеленәчәк”.

Белешмә: “Төп йорт” фестиваль-конкурсын Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештыра. Бу фестиваль иң беренче тапкыр 1991 елда үткәрелгән иде. Әмма  төрле сәбәпләр аркасында тукталып торды. Проект “Төп йорт” исеме белән быел беренче тапкыр уздырыла. Октябрь аенда Республика буенча зональ турлары оештырылды. Конкурс 5 номинация буенча үткәрелә: фольклор, музыка коралларында уйнау, вокал, хореография, декоратив-гамәли сәнгать. Гаилә чыгышларын Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре бәяли. Жюри рәисе — сәнгать белгече Эльмира Каюмова.