Уфада татар рәссамының чираттагы күргәзмәсе ачылды

Башкортстандагы татар рәссамнары арасында иң талантлыларның берсе, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәсил Ханнанов Уфада үзенең чираттагы шәхси күргәзмәсен оештырды
(Уфа, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы татар рәссамнары арасында иң талантлыларның берсе, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәсил Ханнанов Уфада үзенең чираттагы шәхси күргәзмәсен оештырды.
Әлеге күргәзмәсен Вәсил әфәнде үзе берничә ел элек нигез салган Заманча сәнгать музеенда ачты. Яңа экспозициясенә талантлы рәссам соңгы берничә елда иҗат ителгән эшләрен, җәмгысе 40тан артык картинасын урнаштырган.
Төрле темаларга язылган иҗат эшләре үзләренең тирән фәлсәфәсе белән дә, техник эшләнеше белән дә сокландыра. Моны күргәзмәне ачу тантанасына килгән сәнгать белгечләре дә, танылган рәссамнар да ассызыклады.
Башкортстанның атказанган рәссамы дигән мактаулы исемгә лаек булган талант иясе Вәсил Ханнановның талантлы иҗаты хакында Башкортстанда һәм Татарстанда гына түгел, ә Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, шулай ук Австриядә, Германиядә дә яхшы беләләр, чөнки анда үз әсәрләрен күрсәтеп, сәнгать белгечләренең югары бәясен алган иде ул. Башкортстан башкаласында һәм республиканың төрле шәһәрләрендә генә дә Россия һәм Башкортстан Рәссамнар берлеге әгъзасы булган В. Ханнанов егермедән артык шәхси күргәзмәсен оештырган.
Вәсил Ханнанов унбиш ел инде Уфадагы татар рәссамнарының “Чыңгыз хан” иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Кайчандыр ифрат талантлы татар рәссамы Наил Лотфуллин нигез салган шушы танылган төркемдә үзенең иҗатташлары белән әллә күпме кызыклы сәнгать проектларын, перформенсларны тормышка ашырды Вәсил әфәнде.
Арабыздан үкенечле иртә киткән Наил Лотфуллин истәлегенә Вәсил әфәнде, иҗатташ дуслары белән бергәләп, Заманча сәнгать музеен да булдырды һәм аңа мәрхүмнең исемен бирде. Наил Лотфуллинның да картиналары торган бу музейда хәзер һәрдаим күргәзмәләр оештырыла, рәссамнарның һәм шагыйрьләрнең кичәләре үткәрелә. Татарстан рәссамнары, аерым алганда, Чаллы рәссамнары белән дә тыгыз хезмәттәшлектә эшли В. Ханнанов. Аеруча “Тамга” иҗади берләшмәсе белән уртак иҗат проектларын тормышка ашырып тора Уфа рәссамы.
Август аенда Вәсил Ханнанов һәм аның берничә иҗатташы Татарстанда Габдулла Тукай иҗатына багышлап оештырылган “Урман арте” иҗат лабораториясе эшендә дә катнашып кайтты. Арча районында иҗат ителгән картиналарын Казандагы күргәзмәдә күрсәтте алар.