Габдулла Тукайның туган көненә “Печән базары” бәйрәме оештырылачак

15 сентябрьдә Казанда Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек Фондын тәкъдим итү планлаштырыла

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”). 15 сентябрьдә Казанда Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек Фондын тәкъдим итү планлаштырыла.
Г.Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек Фонды киң җәмәгатьчелек һәм мәдәниятебезнең күренекле эшлеклеләре башлангычы белән булдырыла. Бу фонд бөек татар шагыйре иҗади мирасын популярлаштыруның яңа юлларын ачарга мөмкинлек тудыра. Яңа фильмнар, мультимедиа басмалар, Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар сериясе – болар барысы да милли рух җырчысы иҗаты белән киңрәк танышуга һәм Татарстанның дөнья күләмендә уңай имиджын формалаштыруга ярдәм итәчәк.
Фондның максаты - шагыйрь юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек вакытында бердәм иҗтимагый-эмоциональ кыр тудыру; үсеп килүче буынны бәйрәмгә әзерлек атмосферасына җәлеп итү; милли традицияләргә тугрылык, бердәмлек һәм гаилә җылысы кебек милли-рухи кыйммәтләр аша буыннарны берләштерүгә ирешү; милли мәдәниятнең төп атрибутикасы – Г.Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итү тирәсендә берләшкән халыкның үзен идентификацияләү кебек иң мөһим кыйммәтен формалаштыру; бөтендөнья мәдәнияте кысаларында милли мәдәниятебезнең матди булмаган мирасының мөһим өлешен тәкъдим итү, күрсәтү; төрле интернациональ максатчан төркемнәр арасында Г.Тукайның рухи мирасының төп принципларын популярлаштыру.
Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итү чаралары программасында каралганча, быелның сентябрендә “Татармультфильм” берләшмәсе тарафыннан “Кисекбаш” исемле беренче анимацион мюзиклны тәкъдим итү, Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә Фондның кинематография һәм анимация эшләрен тәкъдим итү уйланыла. 2011 елның февраль-апрель айларында Тукай укулары оештырылачак. Март аенда “Габдулла Тукай мирасы” медиотекасын ачу, Халыклар дуслыгы йортында милли-мәдәни автоном җәмгыятьләр фестивален үткәрү көтелә. Март-апрель айларында “Тукай - балаларга” балалар бәйрәмнәре кысаларында Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар циклы күрсәтеләчәк. Апрель аенда шулай ук Г.Тукай турында фильмнар атналыгы , “Тукай балалар карашы аша” яшь рәссамнар күргәзмәсе оештырылачак. Шагыйрь туган айда Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган тантаналы кичә узачак. Аның кысаларында “Бәйрәм итү меценаты” истәлек билгесе тапшырылачак дип уйланыла. 26 апрельдә шәһәр халкы Казанның Кабан арты, Кабан күле яр буенда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы каршындагы мәйданда “Печән базары” тарихи сәхнәләштерелгән бәйрәменә чакырыла. Бу турыда мәгълүматны Фондның рәсми сайты җиткерә.