Татарстанда IX Җәйге авыл спорт уеннары уза

Соңгы елларда авылларда спортның һәм уеннарның милли төрләре актив үсеш ала башлады

  (Казан, 30 июнь, «Татар-информ»).1-4 июльдә Мамадышның берничә мәйданчыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына, ТАССР ның 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасы яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган “Авыл яшьләре” IX Җәйге авыл спорт уеннары уза.

Авыл хезмәтчәннәре, туфракны оста эшкәртү, мул уңыш җыеп алу, терлекчелек өлкәсен үстерүдән тыш, спорт мәйданчыкларында физик камилләшү һәм нәтиҗәле чыгыш ясау өчен дә вакыт табалар.

Мамадыш районында заманча таләпләр буенча спорт базасы төзелгән, биредә уеннарга зур игътибар бирелә. Районда спорт-сәламәтләндерү комплексы, боз сарае, көрәш мәктәбе һәм башка спорт объектлары бар. Шуңа күрә “Авыл яшьләре” IX Җәйге авыл спорт уеннарын Мамадыш районы базасында үткәрү турында карар кабул ителде дә.