Ульяновски Сабан туе 40 меңнән артык кешене бер мәйданга җыйды

Ульяновски шәһәре Сабан туенда Австралия һәм Кытайдан килгән милләттәшләребез, өлкә районнары делегацияләре дә катнашты
(Ульяновски, 30 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов) Узган шимбә көнне Ульяновски шәһәрендә Сабан туе гөрләде. Быел милли бәйрәмебез яңа урында – ипподромда оештырылды, шуңа күрә халык аеруча да күп җыелган иде. Ә инде хезмәт һәм җыр тантанасында Австралия һәм Кытайда яшәүче милләттәшләребезнең, шулай ук өлкәнең авыл районнарыннан килгән делегацияләрнең дә катнашуы бәйрәмгә аерым бер күркәмлек өстәде.
Бәйрәм гаҗәеп дәрәҗәдә матур күренеш - өлкә районнары вәкилләренең мәйдан тирәсеннән тантаналы рәвештә үтүе белән башланып китте. Аннары тамашачы җайдаклар һәм парашютчылар чыгышын зур игътибар белән күзәтте.
Мәйдан тутырып килгән милләттәшләребезне беренче булып Ульяновски өлкәсе губернаторы Сергей Морозов сәламләде. Ул читтә яшәүче татарларга һәрьяклап ярдәм күрсәтеп торулары өчен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен юллады. Киләсе елда Ульяновскида федераль Сабантуй бәйрәмен тагын да матуррак итеп үткәрү максатында бик күп эшләр башкарырга ниятлибез, диде губернатор. Ә төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Әюпов өлкәбез башлыгына федераль Сабан туеның төп символын – тулпар атны тантаналы рәвештә тапшырды. Татар эшкуарларының “Сембер” клубы исә губернаторны чабышкы ат белән бүләкләде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең милли бәйрәм уңаеннан кайнар тәбрик сүзләрен республиканың юстиция министры Мидхәт Курманов ирештерде. Ул үзенең якташларын киләчәктә дә бердәм булып, халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәтләп яшәргә өндәде.
Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Рәмис Сафин исә конгресс җитәкчесе Ринат Закировның котлау хаты белән таныштырып үтте. Бүген Ульяновски өлкәсе милли эшләрнең нәтиҗәлелеге буенча бик күп төбәкләргә үрнәк булып тора, диде Р.Сафин. Зыя әфәнде Маски исә Австралиядә гомер итүче ватандашларыбызның сәламен җиткерде. Россия төбәкләрендә үткәрелүче Сабан туенда катнашу турында күптәннән хыяллана идек, менә, ниһаять, морадыбызга ирештек, диде мөхтәрәм кунак. Ульяновски шәһәре мэры Сергей Ермаков халыкны саф татарча сәламләп, милли бәйрәмгә карата чиксез соклануын белдерде. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә тиздән мәшһүр шагыйрь Кол Галигә һәйкәл дә куярбыз, диде шәһәр хакимияте башлыгы. Ә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Игорь Тихонов өлкә Сабан туен оештыруда бәһасез ярдәм күрсәткән өчен Татарстанның Чистай шәһәре һәм районы хакимиятенә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, үзәк сәхнә мәркәзебез Казанның эстрада йолдызлары һәм Ульяновски өлкәсенең үзешчән сәнгать осталары карамагына тапшырылды. Дөнья күләмендә танылган коллектив – “Казан” ансамбле, шулай ук “Зөләйлә” төркеме, җырчылар Римма Мөхәммәтҗан, Алсу Ибраһимова, Әлфия Рамазанова, Ринат Садыйков, Радик Хисаметдинов тамашачыны дәртле биюләре һәм моңлы җырлары белән сөендерделәр.
Үзәк сәхнәдән Чардаклы районы Үрән авылыннан килгән Кәримовлар нәселе вәкилләрен дә хөрмәтләделәр. Баксаң, бу нәселдән чыккан гаиләләрдә бүген бары игезәк балалар гына туа икән. Австралиядә яшәүче милләттәшебез Фирдәүс ханым Садри 80 яшен тутырган Разия әби Кәримовны гаҗәеп матур шәле белән шатландырды.
Сабан туеның төп вакыйгасын – атлар чабышын, әлбәттә инде, барча халык дәртләнеп, зур түземсезлек белән күзәтте. Бәйгедә Татарстан, Чуашстан республикаларыннан килгән чабышкылар да катнаштылар. Җиңүчеләргә өлкә губернаторы һәм шәһәр мэрының кыйммәтле призлары тапшырылды.
Ә көрәш мәйданында Идел буе төбәкләренең иң көчле пәһлеваннары бил алыштылар. Абсолют батыр итеп мәркәзебез Казан вәкиле Рөстәм Мухамов танылды. Тиңдәшсез көрәшчене тәкә һәм Төркиягә юллама белән бүләкләделәр.
Сабан туеның яшьләр, балалар, спорт мәйданчыкларында кызыклы вә мавыктыргыч милли уеннар оештырылган иде. Төрле буын вәкилләре колгага менү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, чиләк белән су ташу, шигырь сөйләү бәйгеләрендә бик теләп катнаштылар. “Уйнагыз, гармуннар!” һәм Чистай районы делегациясе тарафыннан оештырылган мәйданнарда халык аеруча да күп җыелган иде.
Бәйрәмнең ахырында муниципаль районнар арасында үткәрелгән “Иң матур татар өе” исемле конкурсның нәтиҗәләре дә игълан ителде. Ульяновскиның Иделаръягы районы һәм өлкәбезнең Ульяновски, Иске Кулаткы, Николаевка районнары вәкилләре тырышлыгына югары бәя бирелде.
Милли бәйрәмне оештыручылар - Ульяновски өлкәсе Хөкүмәте, төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм татар эшкуарларының “Сембер” клубы 2009 елда өлкәбез үзәгендә гөрләячәк федераль Сабантуйга бүгеннән үк әзерләнә башлау турында карар кабул иттеләр.