Воткинскида үткән быелгы Сабан туе халык күңеленә аеруча хуш килгән

Воткинскида үткән быелгы Сабан туе халык күңеленә аеруча хуш килгән

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Милли бәйрәмебез Сабан туе Удмуртиянең Воткински шәһәрендә дә булып узды. Әмма быелгысы үткән тантаналардан үзгәрәк булып, халык күңеленә бигрәк тә хуш килгән. Чөнки бәйрәмгә Воткински,Чайковский һәм Ижевски шәһәрләре үзешчәннәреннән тыш, беренче тапкыр Татарстанның Актаныш районыннан да алтмыш кешедән торган җыр һәм бию ансамбле катнашкан. Удмуртиядән алынган мәгълүматларга караганда, Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация бәйрәм мәйданының үзәгендә булган. Җыелган халыкка Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең милли бәйрәм белән котлавын да халыкка көчле алкышлар астында Э.Фәттахов җиткергән.

Бәйрәмдә халык күптөрле ярыш-бәйгеләрдә теләп катнашкан. Шагыйрь Риза Шәфинең исемен мәңгеләштерү йөзеннән Воткинскида үзе яшәгән йортка истәлек тактасы кую һәм киләчәктә шәһәрнең бер урамын да аның исеме белән атау турында Сабан туенда игълан ителгән шатлыклы хәбәр дә халык тарафыннан бик җылы кабул ителгән. Истәлек тактасы 28 августта үтәчәк Шәһәр көнендә, Республика Президенты Александр Волков катнашында тантаналы төстә куелачак.