news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халыклар Дуслык йортында ТАССРның 100 еллыгына онлайн күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары, Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Чувашстан Республикасы, Башкортстан Республикасыннан илледән артык рәссам катнаша.

Татарстан халыклар Дуслык йортында ТАССРның 100 еллыгына онлайн күргәзмә ачылды
instagram.com/domdruzhby.tat/

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстан халыклары Дуслык йортында ТР Рәссамнар берлеге эшләренең ТАССРның 100 еллыгына багышланган онлайн күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык йорты мәгълүмат үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә төрле техникаларда һәм стильләрдә башкарылган җитмешкә якын эш тәкъдим ителгән. Барлык эшләр дә диярлек беренче тапкыр куела.

Күргәзмәдә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары, Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Чувашстан Республикасы, Башкортстан Республикасыннан илледән артык рәссам катнаша.

Күргәзмәнең видеопрезентациясен Татарстан халыклары Ассамблеясенең һәм Дуслык йортының Инстаграм һәм «Вконтакте» социаль челтәр битләрендә карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100