news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба язучысы Гөлсинә Галимуллина Бельгия татарлары турында әсәр язган

Гөлсинә ханымның күңелендә кайнаган хисләр 2018 елда «Тау җылысы» дигән китап буларак басылып чыкты.

Саба язучысы Гөлсинә Галимуллина Бельгия татарлары турында әсәр язган
http://tatar-congress.org

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә барлык социаль челтәрләрдә 2018нче елда басылып чыккан китаплар арасында иң күп укылган авторлар исемлеге игълан ителде. Җиңүчеләр арасында Саба язучысы Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» китабы да бар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Саба районында яшәп иҗат итүче журналист-язучы Гөлсинә Галимуллина 2016нчы елда Бельгия патшалыгына беренче тапкыр очрашуга чакырылды. Ул нәкъ Рамазан ае иде, шуңа күрә олы кунагыбыз күп төрле ифтарларда катнашты. Европада яшәүче татарлар Гөлсинә Галимуллинаның китапларын яратып кабул иттеләр, хәтта күбесе аның иҗаты белән таныш та иде.

Гөлсинә ханым белән Брюссельдә һәм Льеж шәһәрләрендә иҗатына багышланган очрашулар узды. Икенче килүе бер елдан соң булды. Брюссельдә уздырылган «Аулак өйдә кич утыру» чарасының махсус кунагы иде ул, көлешә-көлешә «күрше авыл кызы» дип атадык аны. Ул кабада йон эрләү буенча мастер-класс күрсәтте.

Тагын бер килүендә Испаниядә балалар лагеренда Tatar Camp for kids in Spain тугыз көн дәвамында дәү әни вазифасын башкарып, балаларга милли тәрбия үрнәге күрсәтте. Гөлсинә ханымның күңелендә кайнаган хисләр 2018 елда «Тау җылысы» дигән китап буларак басылып чыкты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100