“Уфа “Нур” татар театры иҗат мизгелен яңа премьера белән яба

Башкортстан мәдәният учаклары - филармонияләр, театрлар үзләренең быелгы иҗат мизгелен ябарга һәм җәйге гастрольләргә чыгарга әзерләнә башлады
(Уфа, 30 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан мәдәният учаклары - филармонияләр, театрлар үзләренең быелгы иҗат мизгелен ябарга һәм җәйге гастрольләргә чыгарга әзерләнә башлады.
Республиканың кайбер театрлары үз иҗат мизгелләрен шушы көннәрдә үк яба һәм, бераз ялдан соң, җәйге гастрольләргә юлланачак.
Башкортстан театрлары арасында иҗат мизгелен иң соң ябучы булып Уфа “Нур” татар дәүләт театры танылды. Һәрвакыттагыча, быелгы иҗат елын да яраткан театрыбыз артистлары июль башында гына яба.
Әле театрда, гадәттәге спектакльләрне күрсәтү белән бергә, өр-яңа премьера әзерләү өстендә дә эш дәвам итә.
Бу юлы нурлылар башкорт драматургы Ралиф Кинҗәбаевның “Гүргә керер сер иде-2” исемле пьесасын сәхнәләштерә. Шул исемдәге беренче пьесаны тамашачылар “Нур” театры сәхнәсендә берничә ел элек үк күргән иде. Аппетит ашаганда кузгала, дигән кебек, автор бу әсәрен тагын да дәвам итәргә уйлаган. Тегесен халык җылы гына каршы алган иде, монысы ничек булыр, әйтүе иртәрәк. Тәҗрибә күрсәтүенчә, кино фильмнарының дәвамы да, театр тамашалары дәвамнары да бик уңышлы килеп чыкмый торган була.
Яңа премьераны Стәрлетамак башкорт дәүләт театры режиссеры Гөлдәр Ильясова куя. Аны “Нур” театры 3-5 июль көннәрендә тамашачы хозурына чыгара һәм шуның белән иҗат елын ябып куя.
Аннан соң, кыска гына ял итеп алгач, берничә районга гастрольләргә китәчәк нурлылар. Уфа “Нур” татар дәүләт театрының республиканың татарлар иң күп яшәгән төньяк-көнбатыш районнарына иҗат сәфәренә чыгачагы мәгълүм.