Милли музейда “Солнце в ладони” дигән хәйрия акциясе

Бу юлы анда балалар приютларында тәрбияләнүчеләр чакырыла

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 1 июнь — Халыкара Балаларны яклау көнендә ТР Милли музее, башкаланың “Марина” һәм “Гаврош” балалар приютларында тәрбияләнүчеләр өчен, “Солнце в ладони” дигән исем астында хәйрия акциясе уздыра. Әйтергә кирәк, ул — Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелүче чираттагы чараларның берсе.
Музейдан алынган мәгълүматларга караганда, бу көнне балаларга мич турында кызыклы хикәяләр сөйләнәчәк. Шул ук вакытта алар пластилиннан курчаклар ясарга өйрәнә һәм йорт кирәк-яракларыннан ничек итеп файдаланырга кирәклеген белә ала. Моннан тыш, балалар музейда алган белемнәрен рәсемдә чагылдыру мөмкинлегенә дә ия булачак, алар өчен шулай ук актерлык осталыгы буенча мастер-класс та оештырыла.
Билгеле булганча, мич белән крестьянның бөтен тормышы бәйле булган. Чөнки мич өйне җылыту чарасы буларак кына чикләнмәгән, аңарда ипи дә пешергәннәр, җиләк-җимеш тә, шулай ук кием дә киптергәннәр. Мич башында, хәтта, йоклап та булган. Боларның барысы турында да балаларга “Рус миче” чарасында тулы мәгълүмат биреләчәк.