Милли музейда балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачыла

Бу көнне шулай ук “Мин гаилә кыйммәтләрен сайлыйм” дигән бәйгенең җиңүчеләре дә игълан ителә


(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 2 июнь көнне Республика Милли китапханәсендә “Мин гаилә кыйммәтләрен сайлыйм” дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачыла. Бу көнне шулай ук быелның 15 февраленнән алып 15 кадәр үткәрелгән шул исемдәге бәйгенең җиңүчеләре дә игълан ителәчәк.
Китапханәдән алынган мәгълүматларга караганда, “Мин гаилә кыйммәтләрен сайлыйм” дигән бәйгедә барлыгы 56 кеше — башкаланың 8 сәнгать мәктәбендә белем алучы 9 яшьтән алып 15 яшькәчә булган бала һәм үсмер катнашкан. Катнашучылардан барлыгы 58 эш кабул ителгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: кече яшьтән үк гаиләгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм саклау, шулай ук яшь буынның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү — әлеге бәйгенең төп максаты.
Милли китапханәдә ачылачак “Мин гаилә кыйммәтләрен сайлыйм” дигән балалар күргәзмәсе 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.