Казанда Украина җырчысы Оксана Петрусенкога истәлек тактасы ачыла

Әлеге тантана кысаларында концерт һәм “түгәрәк өстәл” утыршы уздыру да ниятләнә
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Иртәгә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы диварына Украина җырчысы, Оксана Петрусенко истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була. Мәгълүм булганча, җырчы 1927-29 елларда, Казан опера театры бу бинада эшләгән чакта чыгыш ясаган.
Татарстан халыклары ассамблеясеннән алынган мәгълүматларга караганда, тантананың соңында М.Горький музеенда концерт һәм Украина белән Татарстан мәдәниятенең үзара йогынтысына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы да булачак. Әлеге чарада Украинаның Россиядәге Илчесе дә катнашыр дип көтелә.