Иртәгә “Балалар күзаллавыннан театр” конкурсына йомгак ясалачак

Театр тормышын рәсемдә уңышлы чагылдырган балалар “Бердәм Россия” партиясе исеменнән бүләкләнәчәк
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Иртәгә Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында “Балалар күзаллавыннан театр” конкурсына йомгак ясалачак. Яшь талантларны бүләкләүдә “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты вәкилләре катнашачак.
Бүләкләү тантанасында, театр сәхнәсе күренешләрен кәгазь битендә төгәл тасвирлый алган конкурс җиңүчеләренә призлар һәм бүләкләр тапшырылачак. Бәйгедә 5-16 яшьтәге балалар катнашкан.
“Бердәм Россия” партиясе исеменнән, “Рәсемнең иң яхшы композициясе” номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләрне партиянең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин тапшырачак, дип хәбәр итә партиянең матбугат үзәге.