Халыклар дуслыгы йортында “Минем әкият дөньям” дигән бәйгегә йомгак ясала

Бу көнне әлеге бәйгегә кабул ителгән иң яхшы эшләрдән күргәзмә дә оештырыла
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 1 июнь — Халыкара Балаларны яклау көнендә Халыклар дуслыгы йортында “Минем әкият дөньям” (“Мой сказочный мир”) дип исемләнгән бәйгегә йомгак ясала һәм иң яхшы эшләрдән торган күргәзмә ачыла. Анда республиканың шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук балалар йортларыннан күпсанлы яшь буын вәкилләре җыелачак.
Әйтергә кирәк, балаларда дөньяны әкият аша күзаллауны, халык авыз иҗаты аша аларда үзләре яшәгән тирәлекне танып белүне, киләчәк буынның иҗади мөмкинлекләрен ачуны максат итеп куйган әлеге чарада 3 яшьлек нәниләрдән алып 15 яшькәчә булган үсмерләр катнашкан һәм финалга 56 иң яхшы эш сайлап алынган.
Бүләкләү тантанасында исә алар “3 яшьтән алып 7 яшькәчә кадәрге балалар рәсемнәре”, “7 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар рәсемнәре” һәм “10 яшьтән алып 15 яшькә кадәр булган балалар һәм үсмерләр рәсемнәре”, “Инвалид балалар”, “Төрле милләт балалары эшләре” һәм “Сәнгать мәктәпләрендә укучыларның их яхшы эше” дигән алты номинациядә бәяләнәчәк.
Шунысында билгеләп үтәргә кирәк: “Минем әкият дөньям” дигән күргәзмә-бәйге “Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы”, ТР Министрлар Кабинетының Мәдәниятне һәм республика халыклары телләрен үстерү бүлеге, Татарстан халыклары ассамблеясе, ТР Халыклар дуслыгы йорты, ТР Рәссамнар берлеге белән берлектә үткәрелә.