Печищидагы Янка Купала музее үзенең юбилеенда Белоруссия кунакларын кабул итте

Печищидагы Янка Купала музее үзенең юбилеенда Белоруссия кунакларын кабул итте

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). Узган шимбәдә Югары Ослан районы Печищи авылында Янка Купала музеенда юбилей чарасы узды. Музейның 30 еллыгына Белоруссиядән һәм Казаннан кунаклар килгән иде.

Юбилей тантанасында район хакимияте башлыгы урынбасары Александр Простаков, ипи комбинаты директоры Азат Даутов (музей аның территориясендә урнашкан), Милли музей директоры Геннадий Муханов һәм Татарстан Республикасы Президент аппаратының милләтара мөнәсәбәтләр секторы җитәкчесе Вячеслав Никифоров чыгыш ясады. Белоруссиядән Минскидагы Янка Купала музее директоры Сергей Вечер һәм Россиядәге Белорус илчелеге бүлеге җитәкчесе Алексей Спежарский ике республика арасында күпер булып торган Печищидагы Янка Купала музееның әһәмияте турында сөйләде һәм музейга истәлекле бүләкләрен тапшырды. Татарстандагы белоруслар җәмгыяте рәисе Сергей Моруденконың да чыгышында музей белән хезмәттәшлек хакында әйтелде. Белоруссия вәкилләре үзләренең бөек язучысы исемен һәм мирасын популярлаштыру өчен татарстанлыларга дипломнар да тапшырды.

Бәйрәмдә катнашучылар арасында элек Янка Купаланы күреп белгән башлангыч сыйныфлар укытучысы Анна Широкова да бар иде. Ул музейга 1975нче елда музей экспозициясе ачылганда төшерелгән фотоларны бирде. Соңыннан кунакларны музей директоры Римма Абызова экспонатлар белән таныштырды һәм алар Печищи янында аккан Идел суында тотылган балык шулпасы белән сыйланды. Шуны да әйтергә кирәк, ТР Яшьләр, спорт һәм туризм эшләре буенча министрлык карары буенча, Идел ярында Печищида пристань төзеләчәк. Шулай итеп Янка Купала музее белән Россиядән һәм башка илләрдән дә туристлар таныша алачак.