Башкортстанда Сабан туйлары башланып китте

Башкортстанда Сабан туйлары башланып китте

(Уфа, 30 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда узган ял көннәрендә милли бәйрәмебез – Сабан туйлары башланып китте. Иң беренче Сабан туйлары 28 май көнне республиканың Көергәзе, Стәрлетамак һәм Бакалы районнарында үтте.

Быел да Сабан туйларында, гадәттәгечә, хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, төрле спорт бәйгеләре һәм мәдәни программалар оештырылган иде. Һәр район һәм авыл бу бәйрәмне тантаналы һәм зурлап билгеләүдә хәтта үзенчә бер ярыш рухында яши.

Башкортстандагы быелгы беренче Сабан туйлары бик матур үтте. Якшәмбе көнне дә берничә район халкы милли бәйрәмебездә рәхәтләнеп ял итте. Ә күпчелек районнардагы Сабан туйлары киләсе атна азагына билгеләнгән. Гомумән, татар һәм башкорт халыкларының милли бәйрәме Башкортстанда 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.