^Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә ТЮРКСОЙ Даими советының XXII утырышы ачылды

^Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә ТЮРКСОЙ Даими советының XXII утырышы ачылды

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә төрки мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү буенча ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасы Даими советының XXII утырышы ачылды. Даими совет БДБ һәм ерак чит илләр территориясендә төрки телле дәүләтләрнең мәдәният министрларыннан торган кабинеттан гыйбарәт.

28 майдан Казанга делегацияләр белән Совет әгъзалары килә башлады. Кичә, 29 майда Татарстан башкаласына ТЮРКСОЙның Генераль директоры, Әзербәйҗан Республикасының мәдәният министры Полад Бюль-Бюль Оглы килде.

ТЮРКСОЙ җитәкчесе Казанга иртән “Баку-Казан-Уренгой” рейсы белән килде. Шушы ук көнне Полад Бюль-Бюль Оглы ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Третьяков галереясы әсәрләре” күргәзмәсен карады, шулай ук ТЮРКСОЙның “Фетхие-2004” һәм “Каппадокиядә биш көн” үзенчәлекле проектлары кысаларында бүген төш вакытында ачылачак күргәзмәләргә әзерлек барышы белән танышты.

Кичә Казанга Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев, Казахстанның мәдәният, мәгълүмат һәм спорт министры Есетжан Косубаев, Саха Республикасы (Якутия) мәдәният һәм рухи үсеш министры Андрей Борисов килде. Казанда шулай ук Алтай Республикасы, Гагаузия, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Тыва, Хакасия делегацияләре кунакта. Бүген иртән Татарстан башкаласына Төркия Республикасының мәдәният һәм туризм министры Атилла Коч килде.