Ирада Әюпова үзенә Noize MC һәм татар рэпы ошавын әйтте

Мәдәният министры Yummy music Татарстан лейблы эшен мактады.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан мәдәният министры музыкаль юнәлешләрдән рэпны, шул исәптән татар рэпын да, шулай ук Noize MC җырларын тыңларга яратуын әйтте. Бу хакта Ирада Әюпова Мәдәният атнасы кысаларында узган онлайн-очрашуда белдерде.

«Минем нәрсә яратканны барысы да белә, миңа Noize MC (Музыкант Иван Алексеев (Т-и иск.) бик ошый. Һәм мин күптән түгел НТВда «Маска» шоуының финалын карадым һәм үзем өчен Анатолий Цойны ачтым — фантастика, искиткеч диапазон», — диде Әюпова.

Министрга шулай ук татар рэп башкаручылары да ошый, мәсәлән, «Иттифак» төркеме. «Миңа Yummy music иҗаты кызыклы, аларның заманча проектлары бик күп, афәрин, егетләр», — диде Әюпова.

Tat Cult Fest заманча татар мәдәнияте фестивален Татарстан Yummy music лейблы оештыра, ул төрле жанрдагы күп кенә башкаручыларны берләштерә.

«Миңа эчтәлек мөһим, ә рэп — ул социаль музыка һәм эчтәлекне чагылдыра. Шуңа күрә мин кыйммәтле фикерләр яклы», - дип өстәде ул.