Башкортстанда композитор Газиз Әлмөхәммәтовның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәләр

Газиз Әлмөхәммәтов җырчылар арасында беренчеләрдән булып «Башкортстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булган.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). 2020 елда Башкортстанда күренекле башкорт җырчысы, композитор һәм башкорт профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе Газиз Әлмөхәммәтовның тууына 125 ел тулуга багышланган юбилей чаралары узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 29 апрелендә шул хактагы указны имзалаган, дип искәртә Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Газиз Салих улы Әлмөхәммәтов (1895-1938) – башкорт җырчысы, композитор һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул җырчылар арасында беренчеләрдән булып «Башкортстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булган.