Режиссер Марат Баязитов: Татар халык театры ул – натураль, файдалы продукт

Мамадыш районы Түбән Сөн авылында халык театры пәйда булды. Тәүге "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен алар драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлады.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). 2 майда күренекле җәмәгать эшлеклесе, театр сәхнәләрендә пьесалары иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе – Туфан Миңнуллин вафатына 5 ел тула. Татарстанның Мамадыш районы Түбән Сөн авылы “Мирас” татар халык театры драматург истәлегенә аның аеруча танылган әсәрен – “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасын сәхнәләштерде. Мәгълүм булганча, заманында Г.Камал театрында бу спектакльдә Гөлфинә ролен Туфан Миңнуллинның хәләл җефете – Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова уйнады. Түбән Сөн үзешчән артистлары тәкъдим иткән спектакльне тамаша кылырга авылга Туфан Миңнуллинның гаиләсе кайтты.

Быел “мирас”лылар бу әсәр белән тәүге тапкыр Халык театрларының XVII “Идел-йорт” төбәкара фестиваль-бәйгесендә дә катнаша. Алар зональ турны узган инде, хәзер көз көне финалда Казан тамашачысы алдында чыгыш ясарга һәм Гран-при отарга ниятли.

Режиссер Зөлфирә Дәүләтшина җитәкчелегендә авыл Мәдәният йортында эшләүче театраль коллектив быел “халык театры” статусын алуга ирешкән. Мәдәният йортына Зөлфия ханымның хәләл җефете – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Марат Баязитов сәнгать җитәкчесе булып эшкә кергән.

Марат Баязитов лаеклы ялга чыкканчы, дистә елга якын Мамадыш шәһәре Мәдәният сараендагы халык театрын җитәкләгән иде. Режиссер буларак анда сәхнәләштергән күп кенә әсәрләре “Идел-йорт” фестиваль-бәйгесендә призлы урыннар яулады.

Гомерләрен театрга багышлаган гаилә Түбән Сөн авылында яши, дүрт бала үстерә. Зөлфирә ханымның туган нигезе – шушы авылда. Марат Баязитов исә тумышы белән Мөслим районыннан, Казан театр училищесын тәмамлаган. Шулай ук алар икесе дә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык факультетында белем алган. Түбән Кама Татар дәүләт драма театрында эшләгәндә танышкан.

"Халык театры – районга зур реклама ясый"

Бүгенге көндә Татарстанда йөздән артык халык театры исәпләнә. Мамадыш районында хәзер алар өчәү: электән Мамадышның үзендә, тагын – Шәдче авылында һәм быелдан – Түбән Сөн авылында.

“Халык театры – районга зур реклама ул, – ди Марат Баязитов. – Театраль труппа белән кайда гына чыгыш ясасаң да – районның исемен күтәрәсең, танытасың. Дәүләт тарафыннан бирелгән халык театры статусы, әлбәттә, – җаваплылык йөкли. Мамадыш, Шәдче театрлары әлегә безгә бик өстән генә карый. Көндәшлек булырга да тиештер. Без дә әле үзебезне күрсәтербез дип уйлыйм. Безнең эшчәнлекне район хакимияте башлыгы хуплады, рәхмәт аңа. Халык театрларында артистлар хезмәт хакы алмый, төп эшеннән бушаган вакытта репетицияләргә йөри, уйный. Шуңа күрә җирле хакимият теләктәшлеген тоеп эшләү бик мөһим. Авылларда Мәдәният йортлары буш ятарга тиеш түгел, халык ул – үзе чын артист: җырлый да, бии дә, театр да уйный, бары тик шартлар гына булсын”.

Әйтергә кирәк, Марат әфәнде авылда “Хыял” балалар театр студиясен дә җитәкли.

“Халык театры ул – табигый продукт”

Марат Баязитовның элегрәк Мамадыш халык театры белән Туфан Миңнуллинның “Читлек” спектаклен куйганы бар. “Бу пьеса “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә, әсәрдәге геройлар хайваннар булгангамы, балалар өчен пьесалар номинациясендә җиңгән иде. Ләкин Туфан Миңнуллин ул чакта чынлыкта пьеса өлкәннәр өчен язылды, дип искәртте. Драматургның шул сүзе күңелгә кереп калды. Мин әсәрне эзләп табып, сәхнәләштердем, һәм без 2013 елда “Идел-йорт” фестивалендә өченче урынга лаек булдык”, – дип сөйли Марат Баязитов.

Зөлфирә Дәүләтшина куйган “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклендә Марат Баязитов сәхнә бизәлеше өчен җаваплы. “Сәхнәгә караватлар ташырсыңмы инде?” – дип шикләнделәр баштарак. Юк, бернинди авыр декорацияләр булмаячак, дип вәгъдә иттем. Мине, гадәттә, спектакльдә “мөгез” чыгарырга ярата, диләр. Бу юлы “мөгез” – шул караватларда булды”, – ди Марат Баязитов. Урындыкларга беркетелгән карават башлары һәм һәркайсы янында эленгән бишекләрнең сәхнәдә бала тудыру йорты бүлмәсе мохитен чагылдырудан тыш, тагын бер өстенлеге бар – мондый декорацияне гастрольләргә күтәреп йөрү уңайлы.

“Театр сәнгатен мин – ризык белән чагыштырыр идем: натураль ризык ничек тәмле булса, театр табигыйрак, халыкчанрак булган саен “тәмлерәк”. Халык театры – үзебездә җитештерелгән, чын, натураль продукт. Хәзер бит илдә дә җирле продукциягә зур игътибар бирелә. Республикада, мәсәлән, “Татарстанныкын сатып ал!” сәясәте алга сөрелә. Бу театрларга да кагыла. Бүген профессиональ театрларда ярылып яткан ясалмалылык, пафос – бәлагә әверелде, артистлар уены тамашачыны ышандырмый, күңелгә үтми. Халык театрында ясалмалылык була алмый, чөнки үзешчән артист сәхнәдә тормыштагыча яши. Рольләрне билгеләгәндә режиссерга да иҗат кыры һәм сайлау мөмкинлеге зуррак. Рольләрне син кул астында булган артистларга түгел, ә үзенең йөз-кыяфәте, холкы, тормыш тәҗрибәсе белән шул образны гәүдәләндерә, ачып күрсәтә алган кешегә тәкъдим итәсең”, – дип фикерләрен җиткерә Марат Баязитов.

"Сынатмыйм дип тырышасың”

"Ярты авыл базарда эшли, икенче яртысы – клубта", дип әйтәләр Түбән Сөн авылы турында. Казан–Чаллы арасындагы трассада юлчыларга өчпочмаклар, төрле пешкән ризыклар сатылучы тукталышта сәүдәне беренче булып шушы авыл халкы оештырып җибәргән.

“Әниләр һәм бәбиләр” спектаклендә авылның укытучылары, тәрбиячеләре, медпункт хезмәткәре катнаша. Уникенче баласын табарга килгән Гөлфинәне – Зөлфия Дәүләтшина, Валентинаны – авыл урта мәктәбендә оештыручы-мөгаллим булып эшләүче Илсөяр Габидуллина, Алтынчәчне – татар теле укытучысы Ләйсән Сәхапова,  палата табибын – пенсиядәге укытучы Илһамия Сибгатуллина, шәфкать туташы Нинаны – балалар бакчасында тәрбияче Таңсылу Сибгатуллина, баш табибны – фельдшер Венера Гайфетдинова, Дилемманы – рус теле укытучысы Алсу Мәхмүтова, аның әнисен – инглиз теле укытучысы Фәридә Гафиятуллина, каенанасы Вазифа ролен – тәрбияче Анна Сафиуллина, баласыз хатынны – Мәдәният йорты директоры Фирүзә Хамадеева уйный.

“Репетицияләргә эш сумкасы белән йөрим, чөнки теләсә кайсы вакытта авыру янына чакыртырга мөмкиннәр", – ди авыл фельдшеры Венера ханым Гайфетдинова. Башкалардан аермалы буларак, аңа табиб ролен башкару җиңелрәк бирелгәндер, мөгаен. “Халык театрында күп нәрсә талантлы оештыручылардан тора. Кешеләрне кызыксындыра белергә кирәк. Мине дә: “Анна апа, әйдә бер тапкыр гына килеп кара инде”, – дип халык театрына чакырып китерделәр. Нәтиҗәдә кереп чумасың, үз өстеңә җаваплылык алгач, сынатмыйм дип тырышасың”, – ди Анна Сафиуллина.

Туфан Миңнуллинның кызы – Әлфия Миңнуллина “мирас”лылар уенын тамаша кылганнан соң: “Үзешчән артистлар еш кына профессиональ артистлардан да яхшырак уйный”, – дип, режиссер хезмәтенә, сәхнә бизәлешенә, артистлар уенына югары бәя бирде, театраль коллективка иҗади уңышлар теләде. Труппага истәлеккә ул Туфан Миңнуллинның “Минһаҗ маҗаралары” китабын бүләк итте. Марат Баязитов бу әсәр буенча кинофильм төшерү хыялы белән яшәвен әйтә.