Путин Киркоровны Почет билгесе Ордены белән бүләкләү турында указ имзалады

Бүген иртән Путин җырчыны 50 яшьлек юбилее белән котлады.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Филипп Киркоровны ватан эстрада сәнгатен үстерүгә саллы хезмәт кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Почет билгесе Ордены белән бүләкләү турында указ имзалады, дип җиткерә Кремльнең матбугат хезмәте. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Бүген иртән Путин җырчыны 50 яшьлек юбилее белән котлады..

Филипп Киркоров – совет һәм Россия җырчысы, актер, композитор һәм продюсер. 2008 елда ул Россия халык артисты исеменә лаек булды. Россиянең иң популяр башкаручысы буларак сигез тапкыр "Овация", биш тапкыр World Music Awards премияләре белән бүләкләнде.