Казанда яңадан “Җиңү музыкасы” яңгыраячак

6 майда Татарстан башкаласында Кремль яр буенда уникаль вакыйга көтелә ― биредә бөтен республика буйлап тынлы оркестр җыелачак.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). 6 майда Татарстан башкаласында Кремль яр буенда уникаль вакыйга көтелә ― биредә бөтен республикадан тынлы оркестрлар җыелачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

“Җиңү музыкасы парк һәм скверларда” фестивале “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында үтәчәк. Аның максаты – тынлы сәнгатьне популярлаштыру һәм  паркларда ял итү традицияләрен яңадан торгызу. Фестиваль идеясе - Казан консерваториясе студентларыныкы. Проект авторы - әлеге уку йортын тәмамлаган Мария Ватагина.

Фестивальдә Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Шәмәрдан, Кукмара, Мөслим шәһәр-районнары оркестрлары һәм башкала коллективлары катнашачак. Моннан тыш, концертта солистлар, хореография һәм вокаль коллективлар катнашуы көтелә. Масштаблы фестивальдә Казан сәнгать училищесы студентлары тематик картиналар ясаячак.

Таныш җыр-моңнарны тыңлап, сугыштан соңгы еллар бәйрәм атмосферасы тәэсирендә буласыгыз килсә, бәйрәм сезне көтә. Бәйрәм чарасы 6 майда Татарстан башкаласында Кремль яр буенда 11.00, сәгатьтә башлана.