Әлмәт дәүләт нефть институтында “Студентлар язы–2009” фестиваленең гала–концерты узды

Концерт программасы 30 номерны үз эченә алды
(Әлмәт, 30 апрель, “Татар–информ”, Евгений Сироткин). Кичә Әлмәт дәүләт нефть институтында “Студентлар язы–2009” фестиваленең гала–концерты узды.
Концерт программасы башланыр алдыннан Әлмәт дәүләт нефть институты ректоры Александр Емекеев барлык катнашучыларга уңышлар һәм иҗади җиңүләр теләде.
Бәйрәмгә килгән мактаулы кунаклар арасында Әлмәт муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Самойлов, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, “Татарстан Республикасы студентлар лигасы” яшьләр иҗтимагый оешмасы вице–президенты Радмир Беляев һәм башкалар бар иде.
Концерт программасы 30 номерны үз эченә алды. Концерт башланыр алдыннан Л.М.Адлер исемендәге Әлмәт дәүләт нефть институты студентларына ярдәм күрсәтү фондына керү билетлары буенча хәйрия лотореясы уйнатылды.
Конкурс программасы фотоэшләр һәм рәсем, наркотикларга һәм исерткеч эчемлекләргә каршы иң яхшы плакатлар, стена газеталары, мәкаләләр, видеороликлар бәйгеләреннән гыйбарәт иде.
Моннан тыш, институт факультетлары “Студентлар язы–2009” фестивалендә иң яхшы факультет исемен алу өчен көрәште. Нәтиҗәдә, икътисад һәм идарә итү факультеты җиңүче дип табылды.