Казан Мәдәният институтында Кадрларга белем бирү үзәге ачылды

Программа «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Казан дәүләт мәдәният институты базасында Мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарәче кадрларга өзлексез белем бирү һәм аларның квалификациясен күтәрү үзәге ачылды.

Квалификация күтәрүдә өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча тыңлаучыларны укыту процессы мәдәният һәм сәнгать, социомәдәни өлкә, кино, музей һәм китапханә эше тармакларындагы әйдәп баручы белгечләрне җәлеп итеп алып барыла. Бу турыда Казан Мәдәният институтының Мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарәче кадрларга өзлексез белем бирү һәм аларның квалификациясен күтәрү үзәге директоры Элина Туганова «Татар-информ» га әйтте.

Программа «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, ул өч федераль юнәлешне («Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният») үз эченә ала. «Иҗади кешеләр» проектының бер максаты – мәдәният тармагы өчен кадрлар әзерләү. Аңа ирешү өчен төбәкләрдә шундый үзәкләр булдырыла.

15 марттан башлап сигез ай дәвамында Казан Мәдәният институтында «Цифрлы мәдәният» юнәлеше буенча квалификация күтәрүдә 22 өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылачак. Әлеге юнәлеш Татарстанда цифрлаштыруны актив үстерүгә бәйле рәвештә сайланган.

Мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарәче кадрларның квалификациясен күтәрү дистанцион форматта уза. Сәхифәнең адресын белем бирү оешмасының интернеттагы рәсми сайтында табарга мөмкин.