news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостай Кәримнең варислары Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклаша

Мәрхүм Роберт Миңнуллинның якыннарының кайгысын уртаклашкан телеграммалар һәм хатлар әледән-әле килә тора.

Мостай Кәримнең варислары Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклаша
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мостай Кәримнең варислары Татарстанның халык шагыйре мәрхүм Роберт Миңнуллинның гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Кайгы уртаклашу телеграммасы Миңнуллиннар гаиләсенә адресланган.

«Кадерле Роберт абыйның барлык туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Бу татар әдәбияты һәм бөтен Россия әдәбиятының зур югалтуы», дип язылган телеграммада.

«Без якын дустыбыз, иң югары әхлакый нигезләр белән яшәгән һәм укучыларының мәхәббәтен казанган гаҗәеп шәхес турында истәлекләребезне саклап яшәрбез. Без дә сезнең белән бергә зур кайгыда», — дип язган барлык Кәримовлар исеменнән Әлфия, Тимербулат Кәримовлар.

Роберт Миңнуллинның бертуган энесе Ким Минуллин абыйсының Мостай Кәрим һәм аның туганнары белән бик җылы аралашуын искә ала.

Роберт Миңнуллин Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан «Казан утлары”нда «Кадерле истәлекләрем» дип исемләнгән язма да бастырып чыгарган иде.

28 март көнне җәмәгатьчелек халык шагыйрен соңгы юлга озатты. Роберт Миңнуллин Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллин 27 мартка каршы төндә вафат булды.

Роберт Миңнуллин вафатына бәйле рәвештә Минтимер Шәймиев дүртьюллык язган.

Башкортстанның Шәммәт авылында Роберт Миңнуллин музее булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100