Тинчурин театры артистлары “Татар-информ” агентлыгында үз планнары хакында сөйләячәк

Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен видеоконференциядә катнашырга чакырабыз

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген 12.00 сәгатьтә “Татар-информ” агентлыгында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары катнашында видеоконференция уза.
Артистлар Лия Вильданова, Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин һәм театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Бельгиядәге гастрольләр (алар Брюссель шәһәрендә, Россия фән һәм мәдәният үзәге сәхнәсендә “Сөй гомерне!” спектаклен күрсәтте), труппаның якындагы планнары хакында сөйләячәк.