Р.Заһидуллин: “Безне Бельгиядә көтәләр, сагыналар. Кешеләр татар сөйләменә сусаган”

“Тукай иҗаты чит илдә яшәүчеләрнең күңелләренә дә, теләсә кайсы татарга тәэсир иткән кебек, көчле йогынты ясады”, - диде Бельгиядән кайтткан К.Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры Р.Заһидуллин

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Римма Гатина). 21 гыйнварда Бельгия башкаласы Брюссельдә Россия Илчелеге карамагындагы Россия фән һәм мәдәният үзәгендә “Сөй гомерне!” музыкаль композициясе белән уңышлы чыгыш ясаган К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары режиссерлары Рәшит Заһидуллин белән берлектә бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы видеостудиясендә кунакта булды. Артистлар Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Европаның үзәгенә ясалган сәфәрдән алгын тәэсирләре белән уртаклашты.
Әлеге композициянең тарихына килгәндә, ул болайрак: 2011 елда - Тукай елында К.Тинчурин исемендәге театрда әдипнең әсәрләренә нигезләнеп язылган "Сөй гомерне" шигъри - музыкаль композицияе куелды.
Әсәрнең режиссеры - РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.
Тинчуринлыларның Бельгиягә барып чыгу сәбәпләре бик гади. "Сөй гомерне" композициясен алар беренче тапкыр чит илдә Төркиянең Әнкара, Истанбул шәһәрләрендә куеп зур уңыш казанган. Истанбул шәһәрендә узган тамашаны Бельгия татарларыннан берсе күреп калган һәм үз илләрендәге татар оешмасы вәкиле Лилия Вәлиевага бу спектакльне үзләренә чакыру тәкъдиме белән чыккан. Лилия Вәлиева, үз чиратында, Рәшит Заһидуллин белән телефон аша элемтәгә кереп, проекты ахырына җиткергән. Тинчуринлыларның Бельгиягә юл чыгымнарын - ТР Мәдәният министрлыгы, калган чыгымнарны Бельгия татарлары күтәргән. Ике як та әлеге проекттан канәгать калган.
Әсәр барышында баян, кубыз, курай, фортепиано, гитара кебек музыка уен коралларында уйнап, хиссият тагын да көчәйтелгән Артистларны зал аягурә басып алкышлаган. Бер сәгатьлек тамашадан соң чит илдәге милләттәшләребез артистлар белән әңгәмә корган. Рәшит Заһидуллин хәбәр иткәнчә, спектакль татар телендә барган. Алдан сөйләшү буенча, музыкаль композициянең тексты, француз, немец, бельгия һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителеп, тамашачыларга таратылган. Тамашачылар баштарак бу кәгазьләргә күз төшергәләп алса да, ахырдан татар сөйләмен тыңлап ләззәтләнгән. Чит илләрдәге милләттәшләребез спектакльне карарга татар белмаган хәләл җефетләрен дә алып килгән. “Спектакль ахырына залда кабер тынлыгы урнашты һәм күзләр яшьләнде. “Тукай иҗаты чит илдә яшәүчеләрнең күңелләренә дә, теләсә кайсы татарга тәэсир иткән кебек, көчле йогынты ясады. 120 кешелек зал шыгрым тулы, хәтта өстәмә урындыклар да куелган иде”, - диде режиссер. Артистлар сүзләренә караганда, милли театрның Бельгиягә килүе белән кызыксыну зур булган. “Безне анда көтәләр, сагыналар. Кешеләр татар сөйләменә сусаган”, - диде Р.Заһидуллин.
Спектакльгә шулай ук үзбәкләр, әзербәйҗаннар да, чеченнар да килгән. “Бу спекакль – төрки интернационал булды, берләштерде.”, - диде режиссер. мондый берләшүнең чит илдә нык сизелүен әйтеп.
“Сөй гомерне” караган Германия һәм Голландия татарлары театрны үзләрендә күрергә теләк белдергән. Аларны классика кызыксындыра. Татар театры тарихында беренче тапкыр Европа үзәгенә барып чыккан Тинчурин театры режиссеры Хәзер Рәшит Заһидуллин Европа буенча турне нисбәтеннән планнар кора.
Икенче көнне исә Малин шәһәрендә татар диаспорасы белән очрашу булган. Шулай ук бу мәҗлестә "Германия татарлары", "Голландия татарлары" берлекләре вәкилләре катнашкан. Тинчуринлылар кафеда чит илләрдәге милләттәшләребез белән сөйләшеп, татар көйләрен уйнап, биеп-җырлар, күңел ачып утырган. Милләттәшләребез, яшьлекләрен искә төшереп, күз яшьләрен тыя алмаган. Күрше өстәлләрдә мәҗлесне күзәтеп утырган бельгиялеләр, татарларга карата кызыксыну белдереп, тинчуринлыларны халыкара фольклор фестиваленә чакырган.