Казанда “Яшәү мохите” дип исемләнгән күргәзмә ачыла

Казанда “Яшәү мохите” дип исемләнгән күргәзмә ачыла

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татмедиа” массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында Россия һәм Татарстан Рәссамнары берлекләре әгъзалары Елена Титова, Андрей Шляпкин һәм Михаил Лебедев катнашында матбугат конференциясе булып үтте. Очрашу әлеге өчлекнең 1 февральдә Татарстан Рәссамнары берлегенең Күргәзмәләр залында ачылачак күргәзмәсенә багышланды.

“Яшәү мохите” дип исемләнгән әлеге күргәзмәгә алда атап үтелгән рәссамнарның төрле елларда иҗат ителгән эшләреннән торган йөзгә якын картина урын алачак. “Тирә-юнь мохтине һәркем үзенчә күрә һәм һәркем үзенчә кабул итә. Без, рәссамнар, үзебезчә аңлаган һәм кабул иткән дөньяны рәсемдә чагылдырабыз. Рәсемнәрдә шулай ук безнең күңел халәте дә чагылыш таба. Әлеге халәтләр төрле төсләр аша бирелә. Шуңа да аларны үз күзләрең белән күрү кирәк”,- ди рәссамнар.

Рәссамнарның белдерүенчә, әлеге өчлек моннан өч ел элек оеша. Шул вакыттан бирле алар уртак күргәзмәләр дә оештырып килә. Февральдә узачагы исә - чираттагысы.