Казанда “Татарстан-Франция” дигән мәкаләләр җыентыгы дөнья күрде

Анда Казан галимнәренең француз һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнүгә багышланган хезмәтләренә аерым урын бирелгән

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Күптән түгел Казанда “Татарстан-Франция” дигән мәкаләләр җыентыгы дөнья күрде. “Альянс Франсез-Казан” француз теле һәм мәдәнияте үзәге әзерләгән бу җыентык төрле өлкәләрдә ике республика арасындагы багланышларга багышлана.
Басмада ике як өчен файдалы хезмәттәшлек берничә аспектта ачыла. Күп яклы мәгариф һәм мәдәни элемтәләр, яшьләр һәм иҗат коллективларын алмашу буенча уртак проектларда катнашу һ.б.
Җыентыкта Казан галимнәренең француз һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнүгә багышланган хезмәтләренә аерым урын бирелгән. Басма студентлар, аспирантлар, вуз мөгаллимнәренә адресланса да, ул Татарстан белән Франция арасындагы тарихи, мәдәни багланышлар белән кызыксынган киң катлам укучыга файдалы булачак.