Зөфәр Хәйретдинов төмәнлеләргә бәйрәм концерты бүләк итте

Зөфәрнең Төмәндә үз иамашачылары бар, алар аның концертларын көтеп ала, яңа программасын да бик җылы кабул иттеләр
(Төмән, 29 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән шәһәренең Тимеръюлчылар мәдәният сараенда татар эстрадасы йолдызы, танылган композитор һәм җырчы Зөфәр Хәйретдинов тамашачыларга Яңа ел бүләге итеп “Яңа Йолдызлар фабрикасы” исемле программасын тәкъдим итте.
Зөфәрнең Төмәндә үз тамашачылары бар, алар аның концертларын көтеп алалар, менә аның бу яңа программасын да бик җылы кабул иттеләр алар.
Зөфәр Хәйретдинов буш кул белән генә килми Төмәнгә, һәр килүендә Себергә таныш булмаган җырчы алып килә, бу юлы ул популяр татар эстрадасы җырчысы Алсу Абделханованы алып килгән иде.
Тагын берничә бүләк тәкъдим итте тамашачыларга Зөфәр.
Элек “Әгәр мин солтан булсам...” дип аталган программасында тамашачыларны талантлы яшь җырчы кызлар белән таныштырган кебек, бу килүендә дә Зөфәр җыр сәнгате дөньясына яңа килеп кергән җырчыларны алып килгән иде. Сәхнәгә кыер-кыймасрак кына чыккан яшь җырчылар - Әнүзә Габдрахманова, Фәридә Сөнгәтова, Илназ Гәрәев
(Илгәрәй), Айдар Әгъләмовларны бик җылы, ялкынлы алкышлар белән каршы алды Төмән тамашачысы.
Тагын бер көтелмәгән бүләк булды әле.
Төмәндә концерт гастрольләрен оештыручы Фәрит Хәкимов белән Зөфәр Казаннан килеп төшкән «Яңа Йолдызлар фабрикасы” программасына Төмән районының Шыкча авылында яшәп үзләреннән-үзләре иҗат итеп күтәрелеп килгән, якташларыбыз яратып өлгергән игезәкләр Рөстәм белән Руслан Мамеевларны да керткәннәр иде.
Танылган композитор һәм артист канаты астында чыгыш ясау безнең егетләребез өчен хаклы горурлык булып кына калмый, зур сынау да булды. Бу сынауны лаеклы үттеләр алар.
Зөфәр дә югары бәя бирде Руслан белән Рөстәмнең табигый талантына.
- Озакламый Татарстан Мәдәният министрлыгы белән Салават Фәтхетдинов Җыр театры Казанда “Татар моңы” дигән бәйге оештырып үткәрәчәк. Мин, бу бәйге жюрие рәисенең урынбасары буларак, шуны әйтә алам: Мамеевлар катнашачаклар анда. Иманым камил, Рөстәм белән Руслан ул бәйгедә призлы урын алмый калмаячаклар, - дип, үзенең соклану хисен яшерми, шатландырды төмәнлеләрне Зөфәр.
- Безне үз җыр-моңнары белән сөендереп кенә калмый, Себернең яшь талантларын да сәнгать дөньясына җитәкләп алып керергә әзер икән бит Зөфәр, - дип, рәхмәтле булып калдылар төмәнлеләр Зөфәр Хәйретдиновка.